Буада Советлар Союзы Герое исемен йөртүче урамда истәлек тактасы урнаштырылды

2020 елның 11 декабре, җомга

Ватан Геройлары көне уңаеннан Буа шәһәрендә якташыбыз, очучы, Советлар Союзы Герое Самочкин Анатолий Васильевич хөрмәтенә исемләнгән  урамда истәлек тактасы урнаштырылды.

Ул 1914 елның 1 маенда Сембер пароходчылыгы бортында туган. Шуңа күрә төрле документларда  аның туган урыны итеп,  бу вакытта пароход узып киткән Буа яки Балык Бистәсе күрсәтелә. Яшь чактан ук ул  күккә тартыла. Эшен ул Балык аэроклубында уку белән бергә алып бара. Аннары ул Осоавиахима аэроклубында планерда һәм У-2 самолетында оча, Ульянда очучылар училищесын тәмамлый.

1941 елның апрелендә А. В.Самочкинны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Бөек Ватан сугышы башлану белән ул Көньяк-Көнбатыш фронтта сугыша. Аның беренче хәрби очышы 1941 елның 19 августында Су-2 самолетында Богодухова шәһәре (Харьков өлкәсе) аэродромыннан була. 1941 елның 16 октябрендә 46нчы хәрби очыш вакытында Анатолий Васильевич яралана һәм Воронеж шәһәрендә дәвалана. Биредә аңа беренче хөкүмәт бүләге — Кызыл Байрак ордены тапшырылды.

1942 елда лейтенант Самочкинга Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышчан хәрәкәтләр вакытында Самочкин А.В. немец-фашист илбасарлары тылына 198 очыш ясый, 2 дошман самолетын, 26 танкны, 32 орудие, 2 тимер юл эшелонын, 120гә якын автомашина һәм 1500гә кадәр дошманның тере көчен юк итә.

Советлар Союзы Герое Самочкин хөрмәтенә Буаның бер урамы аталды. Идел елгасы буйлап «Герой Самочкин» буксиры йөри.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International