2020 елның 11 декабрендә, җомга көнне, Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе шәһәрнең үзәк мәйданында триколор тасмаларын һәм медицина битлекләре таратуны оештырды.
Акцияне яшьгвардиячеләр, партиянең җирле бүлекчәсе белгечләре, «Форпост» үзәге активистлары белән берлектә үткәрделәр. Россия әләмен символлаштыручы тасмалар, триколор тарату беркемне дә битараф калдырмады. Активистлар тасмалар белән бергә шәхси саклану чараларын – медицина битлекләрен дә өләштеләр, буалыларга аларны җәмәгать урыннарында кию кирәклеге турында искәрттеләр.
«Мондый акцияне без ел саен уздырабыз. Әлеге чараның төп максаты-яшьләрдә патриотизм һәм Россиянең дәүләт символына хөрмәт тәрбияләү», - дип саный яшь гвардиячеләр штабы башлыгы Раилә Сәгъдиева.