Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Кадастр палатасы һәм Автодор вәкилләренең эшлекле киңәшмәсе узды.
Аны үткәрү барышында яклар М-12 Мәскәү – Түбән Новгород – Казан (алга таба – М-12) тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше, шулай ук территорияне планлаштыру буенча документацияне раслауга бәйле рәвештә Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертү белән бәйле җир һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Автодор вәкилләре билгеләп үткәнчә, гыйнвар-февраль айларында Татарстан Росреестрына җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен документлар килә башлаячак, алар аша М-12 автоюлы узачак. Татарстанда мондый җир кишәрлекләре 1300дән артык. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре тәмамланган диярлек, тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше 2021 елның мартында башланырга тиеш. Мәскәү белән Казан арасында Яңа М-12 автоюлын файдалануга тапшыру 2024 ел ахырында планлаштырыла. Татарстан Республикасы буенча М-12нең озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, төзелеш 30 мең яңа эш урыны, шулай ук катнаш тармакларда (автомобиль төзелеше, нефть химиясе, логистика һәм башкалар) 130 меңнән артык эш урыны булдырачак. Кече һәм урта бизнес үсешкә өстәмә импульс алачак.
Исегезгә төшерәбез, М-12 Мәскәү – Казан трассасын төзи башлау турында РФ премьер-министры Мишустин бу елның июлендә Татарстанга визиты вакытында игълан итте.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте