Кичә Буа шәһәрендә район Башлыгы Ранис Камартдинов катнашында төп Яңа ел чибәркәйләрен ачу тантанасы узды. Беренче булып Яшьләр паркындагы чыршыды утлар кабынды. Биредә балалар өчен Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел программасы әзерләнгән иде. Аннары Буа шәһәренең Үзәк паркында төп Яңа ел чыршысын ачтылыр. Район башлыгы Ранис Камартдинов билгеләп үткәнчә, 2020 ел, барлык кыенлыкларга карамастан, район тарихында яхшы эз калдырды. “Узып баручы елга карап, без район һәм шәһәрнең яхшы якка үзгәрүен күрәбез: юллар төзекләндерелде, яңа объектлар төзелде, Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, торак сферасы учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды, яңа парк территорияләре матурландырылды һәм башкалар. Гомумән алганда, бу ел нәтиҗәләре киләчәккә өмет һәм ышаныч тудыра.Бу эшләрнең нигезендә, әлбәттә, сез, хөрмәтле якташлар. Туган ягыгызга мәхәббәт һәм аны уңайлырак һәм матуррак итәргә омтылуыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт", - диде ул һәм барысына да сәламәтлек һәм яңа киләсе елда уңышлар теләде. Бу тантаналарда районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән буалыларны бүләкләделәр.