Бүген оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән эш атнасына йомгак ясалды. Шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Фәнил Җамалетдинов КФХларга ярдәм итү буенча республика һәм федераль программалар турында да мәгълүмат бирде. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Тәтеш, Апас, Чүпрәле районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Хәсәнов Артур райондагы эпидемиологик хәлнең торышы турында сөйләде һәм җитәкчеләрне хезмәткәрләрнең профилактика чараларын үтәүне шәхсән контрольгә алырга чакырды. Район социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова оешма һәм предприятие җитәкчеләренә аз керемле гражданнар белән эшкә урнашуга социаль контракт төзү мөмкинлеге турында сөйләде.
Киңәшмә барышында шулай ук көзге культураларның торышы, район һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларына язылу кампаниясенең барышы, шулай ук салым бурычларын түләтү буенча эш турында фикер алыштылар.
Район башлыгы Ранис Камартдинов Буа шәһәре идарәче компаниясе җитәкчесе Алексей Васильевны туган көне белән дә котлап узды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.