Шигырь саф күңелдә туа

2013 елның 22 марты, җомга
М. Вахитов исемендәге гимназиядә Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан район  мәктәпләреннән каләм тибрәтүче укучылар җыелды. Алар арасында иң оста “шагыйрьләр” ачыкланды. 
Конкурсның жюри рәисе – якташыбыз, Яңа Тинчәле авылында туып-үскән, танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова булды. Бәйгедә 65 укучы катнашты. Казан кунагы алдан үзенең иҗат юлы белән дә таныштырып үтте. “Сезнең кебек вакытта мин дә шигырь язу белән мавыктым.  Күкрәкләрдән “кош очканны” сизми дә каласың.  Шигырь бары тик саф күңелләрдә генә туа”, - диде.  Балалар иҗаты белән танышканнан соң жюри әгъзалары – Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укытучысы Гөлнур Айзатуллова, район мәгълүмати-методик үзәк методисты Лилия Гайнуллина да  фикерләре белән  уртаклаштылар. “Шигырьләр язучыларның хезмәтләрен бәяләве җиңел түгел. Барысы да эчтәлекле, рифмалы, матур яңгырашлы. Аларны тыңлау күңелгә рәхәтлек бирде”, - диде Лилия Фәһим кызы. 
Йолдыз Әдип кызы исә  шигырьләре “Ялкын” журналында, “Сабантуй” газетасында  басылган авторларга өстенлек бирде.  2-4 сыйныфлар арасында Аксудан Илфат Салаватуллин, 5-6 сыйныфлардан гимназия укучысы Назлыгөл Галимова, 7-8нчеләр арасында Түбән Наратбаштан Рәдиф Гарипов, 9-10нчылар арасында Яңа Тинчәледән Илүзә  Хәсәнова шигырьләре беренче урынга лаек, дип табылдылар. Норлаттан Лилия Хөснетдинованың Универсиадага багышлап язылган шигыре бигрәк тә актуаль  яңгырады. Җиңүчеләр 26 апрель көнне Габдулла Тукай туган көнгә багышланган бәйрәмдә чыгыш ясау өчен Казанга барачаклар. Шигырьләре исә “Сабантуй” газетасында дөнья күрәчәк. Йолдыз апалары соңыннан барлык яшь “шагыйрьләргә” мөрәҗәгать итеп: “Шигырь – күңел халәте. Сезнең дә йөрәкләрегез түреннән саркып чыккан саф тойгыларыгыз башкаларда да кайтаваз табар, сокланырга, гүзәллек алдында баш ияргә чакырыр. Шул рәвешле кешенең рухи офыгы киңәя, тормышы яктыра, аның яхшы төрле яклары күзгә күренә башлый.  Шигырьләрегездә кеше холкына хас булырга тиешле сабырлык, миһербанлык,  күңел сафлыгы кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтылсагыз иде”, - диде һәм аларны каләм тибрәтүдән тукталмаска өндәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International