Кар аз булса да, су күп

2013 елның 22 марты, җомга
Быел кар аз, язгы ташу булмас, дидек. Дүрт көн тоташ яуган яңгырлар “ярдәмгә килде”. Яз да иртәләде, суы да күп. 
Һава торышы кинәт җылыту аркасында яңгыр, кар суы, туңы китмәгән җиргә сеңмичә, үзенә агарга юл эзләде. Уйсу урында урнашкан йортларның капка төпләренә, ишек алларына җыелды, хәтта идән асларына керде. Шәһәр урамнарыннан агучы суны Камышинкага илтүче төп “аорта” – К. Либкнехт урамының башыннан алып Жорес урамына кадәр өлешендә су канаулары бозланып кату шактый мәшәкать тудырды. Жорес урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт тәмам “ярымутрауда” калды. Тик коммуналь хезмәткәрләрнең һәм аларга булышырга чыккан К. Либкнехт урамында яшәүче кайбер ир-атларның тырышлыгы гына агымны көчәйтә алмады. Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Мирсәет Арсланов, 111 номерлы янгын часте начальнигы Расыйх Шәрәфетдинов, “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” ачык акционерлык җәмгыяте белгечләре проблеманы урынга чыгып хәл иттеләр. Ярдәмгә экскаваторчылар – “МСО” ябык акционерлык җәмгыятеннән Герман Макавеев, “Дорсервис” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятеннән Дамир Әбдрәшитов килделәр (рәсемдә).
“Бу урамда күптәннән яшим. Мондый хәлнең булганы юк иде. Үзем йорт каршындагы су агучы торбаны, канауны көзеннән чистартып калдырам. Кызганыч, кайбер яшәүчеләр чистартмау гына түгел, ә киресенчә, аны  чүплиләр”, - ди Тимерша абый Сафиуллин. Урам башындагы икенче, өченче йортларда кеше яшәми. Нәкъ шул өйләр каршындагы канау чүп, юынтык су түгү чокырына әверелгән дә инде. Нәтиҗәдә торба эчләре тыгылган, бозланып каткан. Зур техникага әлеге йортларга керү өчен канау аша салынган шпал күперләрне каерып алырга туры килде. “Язгы су агызып китәчәгенә ышанып, аның юлына чүп түгүчеләр күп шәһәрдә”, - ди Мирсәет Арсланов. Хәер, бу хакта кемнеңдер әйтүе кирәк тә түгел, урамга  чыгып карау да җитә. Моны ваемсызлык, башкалар хезмәтенә төкереп карау, дими ни дисең?! 
Техникага шәһәрнең Вахитов, Р. Люксембург, Елга һәм башка урамнарында канауларны, Көнбатыш бистәнең әйләнеч юл астындагы торбаларны чистартырга да туры килде һәм килә. Шәһәр халкына янгын сүндерүчеләр дә ярдәм итә. Алар шул ук К. Либкнехт урамының каршы ягыннан мотопомпа белән  суны чистартылган канауга, Вокзал урамының 2, 4, 6 номерлы йортлары каршындагысын шулай ук урамның икенче ягына агыздылар. Су җыелу аркасында өйгә керү мөмкин булмаган кайбер йортлар алдыннан да суырттылар.
Р. Шәрәфетдинов әйтүенчә, Карлы, Зөя елгаларында да су күтәрелде. Немчиновка һәм Килдураз авыллары янындагы күперләр су астында калды. Алар аша чыгу мөмкин түгел.
Әле кар эреп бетмәгән, яңгыр яву ихтималы да зур. Һәр авылга, йортка ярдәм итү мөмкин түгел, шуңа да халык үз иминлеген иң беренче чиратта үзе кайгыртырга, зур суга хәстәрлекне алдан күрергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International