2020 елның 7-16 декабрендә барлык теләүчеләр финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетында катнаша ала

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 7-16 декабрендә Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгы буенча өченче Бөтенроссия онлайн-зачеты (алга таба – финанс зачеты) үткәрелә. Проект һәр гражданга онлайн-режимда үзләренең финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Катнашучылар  кертемнәр, кредитлар, иминиятләштерү  турындагы 30 сорауга һәм башка актуаль темаларга җавап  яза.

Тестны берничә тапкыр узарга мөмкин-омтылышларның саны чикләнмәгән. Тестны уңышлы узганда катнашучылар исемле сертификат алачак. Проектта катнашу өчен https://finzachet.ru  сайтта авторизацияләнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International