Милли максатларга ирешү юллары

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Дәүләт илебездә тормыш сыйфатын яхшырту өчен Икътисадый һәм социаль сәясәт чараларының зур җыелмасын гамәлгә ашыра. Россиялеләр арасында аларның кайсыларына ихтыяҗ аеруча зур? Моны аңлау өчен, хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк тарафыннан, халык арасында социаль-икътисадый сәясәтнең иң кирәкле юнәлешләрен билгеләү максатыннан, «Милли максатларга ирешү юллары» темасына сораштыру үткәрелә.

Мәсьәләләр «Халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге», «Талантларга үз-үзләрен күрсәтү һәм үстерү өчен мөмкинлекләр», «Тормыш өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит», «Лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» һәм «Цифрлы трансформация» милли максатлар турындагы мәгълүматны үз эченә ала. Анкета аноним булып тора.

Барлык теләүчеләр түбәндәге сылтама буенча катнаша ала: үсешнең милли максатларына ирешү юллары | Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк . (ac.gov.ru.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International