Уку йортларында кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру сыйфаты белән район башлыгы Ранис Камартдинов танышты.

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова озатуында алар лицей-интернатта (сәләтле балалар мәктәбе) һәм Буа ветеринария техникумында булдылар, ашханәләрне карадылар, меню белән таныштылар. Гадәттәгечә мәктәп укучылары ашханәләрдә кизү торалар, һәр сыйныфка урыннар  беркетелгән,  алар билгеле бер вакытта  ашарга киләләр, бу башка сыйныфлар белән азрак элемтәдә булырга мөмкинлек бирә. Туклану төрле һәм балансланган. Ветеринария техникумында пешекче студентлар уку белән  практиканы бергә алып баралар. Меню шулай ук күптөрле. Студентларга өстәмә  төрле камыр ризыклары да әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International