Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә юл хәрәкәте яшь инспекторларының отряд җитәкчеләре киңәшмәсе булып узды. "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ һәм Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Буа бүлеге тарафыннан үткәрелә торган уртак киңәшмәдә бер ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Буа бүлекчәсе башлыгы С.М. Мурзакова "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Шулай ук иң яхшы юл хәрәкәте инспекторларының һәм иң яхшы юид отряды җитәкчесе конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде