Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә гигиена чаралары турында сөйләштеләр

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясендә катнашучылар белән чираттагы практик дәрестә авыручыларга чисталыкта калырга һәм үзләрен уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирүче шәхси гигиена чаралары турында сөйләштеләр. Карау өчен кирәкле барлык чаралар-подгузниклар, пеленкала, салфеткалар, чистарту өчен препаратлар һәм антисептиклар турында сөйләштеләр.

Белгечләр укучыларга бу пациент өчен генә түгел, ә аны караучы туганнары һәм персонал өчен дә уңайлы булуын җиткерергә теләделәр. 2020-нче елда барысы 22 социаль хезмәткәр hәм 16 кеше авыр хәлдәге якыннарын караучы укулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International