Район делегациясе " Теплый дом " балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан барысы да могҗизалар һәм теләкләрнең чынга ашуын көтә. Аны аеруча түземсезлек белән балалар көтә. Буа муниципаль районында "Теплый дом" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында яшәүче балаларга бару күркәм традициягә әверелде. Кызларга бүләк ителгән күлмәкләр дә Яңа ел кәефен тагын да арттырды. Бүләкләргә акчаны район Башлыгы Ранис Камартдинов бирде.  Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы хәйрия чараларына балаларга фигуралы шуу һәм хоккей белән шөгыльләнү өчен сатып алынган тимераяклар бүләк иттеләр.

Бүгенге көндә биредә 25 бала, шул исәптән Буа районыннан өч бала яши. Уңайлы һәм, чыннан да, җылы йорт балаларның һәрьяклап үсеше белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International