Кулланучы игътибарына: чыршыны ничек сайларга

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калды, бәйрәм алды ыгы-зыгы сызыгында елның иң тылсымлы вакытына әзерлек бара. Яңа елның алыштыргысыз атрибуты һәм төп бизәге-бәйрәм чыршысы. Чөнки нәкъ менә аны бизәү белән йортта чын бәйрәм башлана.

Яңа ел агачын ничек сайларга?

Кайдан сатып алырга?

  •  Тере чыршыны шәһәр чыршы базарында яки урманчылыкта сатып алырга була. Яңа ел ярминкәләре декабрь урталарыннан ваклап сату базарларында һәм сәүдә үзәкләренә якын территорияләрдә ачыла. Чыршыларны "кулдан", “кара урман кисүчеләреннән " сатып алу законсыз. Законсыз киселгән чыршыны сатып алмас өчен, агачны сату нокталарында гына сатып алыгыз, сатучының агач сатып алу турында питомник белән килешүе булырга тиеш.

Кайчан сатып алырга?

• Иң яхшысы чыршы алырга  декабрьнең егерменче числосында бару. Алданрак  сатып алынган чыршы Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы ылысларын коярга мөмкин.

Нинди агач сайларга?

  •  Тигез, юан кәүсәле чыршы сайлагыз. Нәзек кәүсәле чыршы тиз коелачак.
  •  Ботаклары бөгелүчән булсын, алар коры һәм сынып торса – мондый чыршыны алмаска кирәк.
  •  Ылыслары куе яшел төстә, ботактан коелмый торган булса яхшы. Агачны кәүсәсе белән җиргә сугып карагыз яки җиңелчә селкетеп- инәләре коелса бу начар билге.
  •  Берничә ылысны уч табаныгызда уып карагыз- ылыс исе чыгарга тиеш. Ис булмау- агачның күптән киселгәнлек билгесе.
  •  Очы киселгән яки берничә очлы чыршыны алмагыз.

Чыршыны ничек  дөрес итеп өйгә кайтарып җиткерергә?

  •  Сатучыдан агачны сетка төргечкә төрергә сорагыз. Өйдә агач йорт температурасына яраклашсын өчен аны 2-3 сәгатькә салкынча урынга, мәсәлән, балконга урнаштырыгыз. 

Соңгы елларда күпләр ясалма агачларга өстенлек бирәләр, бу ылыслы агачларны сакларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, күпләр өчен ясалма чыршы-акча һәм вакытны яхшы экономияләү: әйбер өчен бер тапкыр түләү мөмкинлеге бирә.

Ясалма чыршыны сайлаганда нәрсәгә ориентлашырга?

  • Сыйфат.

Ботаклар ышанычлы ныгытылган булырга тиеш, ылыслар бу ботакларда шулай ук нык торырга тиеш. Ылыслар җиңелчә тартканда кубарга тиеш түгел.  Ботак очларында  очлы кырыйлар, ялангач тимер чыбык кебек  җитешсезлекләр булырга тиеш түгел.

  • Ис.

Пластикның аз чагылган исенең кыска вакытлы булуы рөхсәт ителә. Еш кына химик ис нормативларга туры килми торган материалларны куллану турында сөйли.

 

  • Янгын куркынычсызлыгы.

Сыйфатлы һәм куркынычсыз чыршы утка чыдам материаллардан ясалырга яки януны булдырмый торган махсус составлар белән эшкәртелергә тиеш. Чыршы төргәгендә, һичшиксез, янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат булырга тиеш. Электр гирляндалары-чыршыны бизәү элементы, һәм әгәр яңа ел агачыннан ясалган материал җиңел ялкынлана икән, нәтиҗәләре бик күңелсез булырга мөмкин.

  • Экологическая безопасность.

Экологическая безопасность одно из важнейших условий правильного выбора искусственных ёлок. Ёлка не должна источать неприятный химический запах и не должна иметь в составе опасных для здоровья человека веществ. Чтобы убедиться в этом, попросите продавца показать вам сертификат качества.

  • Маркировкалау

Кибеттә чыршы сайлаганда, чыршы ясау датасы, аны куллану кагыйдәләре һәм шартлары, чыршы ясалган материалга, җитештерүче һәм претензияне кабул итүче предприятие мәгълүматларына игътибар итегез. Бөтен мәгълүмат этикеткага  рус телендә төшерелергә тиеш.

Тере яки ясалма чибәркәй Яңа ел бәйрәмнәрен бизәячәк. Һәрхәлдә, йортта чыршы пәйда булгач, атмосфера бәйрәмчәгә үзгәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International