Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт учреждениеләре арасында «Хезмәт өлкәсендә җитәкче һәм профсоюз оешмасы рәисе - хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» республика конкурсына йомгак ясалды, ул Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы белән берлектә иң яхшы социаль партнерларны ачыклау һәм бүләкләү максатларында һөнәри берлектә оештырылды.
Конкурста җиңүчеләрдән тыш, конкурс комиссиясе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Арктика» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең социаль партнерлары Кузьмин Александр Анатольевичның (спорт мәктәбе директоры) һәм Алимова Рәзинә Нурулла кызының (беренчел профсоюз оешмасы рәисе) актив эшчәнлеген билгеләп үтте.
Конкурс комиссиясенең барлык әгъзалары билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс профсоюз әгъзалыгын мотивацияләү буенча уртак эш алып бару өчен яхшы стимул булып тора, социаль ташламалар һәм гарантияләр исемлеген киңәйтергә, коллектив килешүенә кертергә, уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.
Конкурска профсоюз җитәкчеләре һәм сайлау органнарының уртак эшчәнлеген чагылдыручы материаллар, шулай ук социаль партнерлыкны үстерү, профсоюз оешмасының хокукларын тормышка ашыру, күмәк килешү аша хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен тормышка ашыру, сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру, кадрлар составын саклау, хезмәт коллективларында уңай микроклимат булдыру буенча уңай эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.