Районның өч авыл җирлеге башлыклары яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә яңа машиналар ачкычлары тапшырды. Чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. Тантанага буалылар да чакырылган иде. Буа районының Югары Лашчы, Кырык Садак һәм Түбән Наратбаш авыл җирлекләре башлыклары да Рөстәм Нургалиевич кулыннан яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар. Муниципаль берәмлекләр вәкилләре барлыгы 100 яңа хезмәт автомобиле алды: 93 «Лада Нива» машинасы һәм 7 «Форд Транзит» микроавтобусы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International