Ел мәдәниятчесе

2013 елның 25 марты, дүшәмбе
Әлки клубы мөдире Алсу Гыйниятуллина  2012 елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре булып танылды. Үзе дә тынгысыз, башкаларны да “селкетүче” мәдәният хезмәткәре 68 йортлы авылны гөр китереп тора. Халыкның буш вакытын кызыклы үткәрү буенча төрле чаралар уйлап таба. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнашында “Ягез әле, егетләр”, “Ягез әле, кызлар” бәйгеләре бик күңелле үтте. Пенсионерларны да сәхнәгә тарта ул. Идеяләрен күтәреп алучы, һәрвакыт ярдәмгә килүче мәктәп коллективына рәхмәте зур аның. Спорт ярышларын үткәрүдә дә башлап йөри.
Бала-чага Алсу апалары оештырган курчак театры чыгышларын аеруча көтеп ала. Әкият геройлары рольләрен башкаручы укучылар чыгыш ясарга атлыгып торалар. Мәктәп директоры Илдар Гыйниятуллин булышлыгы белән әлеге коллектив тирә-як авыллар балаларын да сөендерде. Кама Тамагында үткән курчак театрлары конкурсында әлкилеләр Диплом белән бүләкләнде. 
Халыкка хезмәт күрсәтүгә 33 ел гомерен багышлаган Алсу Равил кызын Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телибез.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International