“Кайда үлем саталар?”

2013 елның 25 марты, дүшәмбе
РФ Наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча федераль хезмәтчелекнең ТР буенча идарәсе инициативасы белән 18 марттан 28ына кадәр “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” акциясе үткәрелә.
Аның кысаларында һәркем наркотикларның законсыз әйләнешенә, наркоманнарны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә, шулай ук медицина өлкәсенә кагылышлы булмаган наркотик матдәләрне кабул итүгә бәйле сораулар белән 3-17-99 номерын җыеп, наркоконтроль хезмәткәрләренә, 3-15-72 – табиб-наркологка, 3-54-87 – мәгариф идарәсенә, 3-18-93 – яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, 3-55-51 номеры буенча социаль яклау идарәсе психологына мөрәҗәгать итә ала. Анонимлык гарантияләнә. Шулай ук мәгълүматны РФ наркотиклар әйләнешен контрольләү буенча федераль хезмәтчелекнең Татарстан буенча идарәсенең http//ufskn.tatar.ru сайтында да калдырырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International