"Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы, "Ак калфак" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган бәйгедә Буа районының "Ак калфак" оешмасы 12 инша җибәргән.
Оештыру комитеты 56 инша кабул итте, конкурс нигезләмәсе буенча иң яхшыларга махсус бүләкләр дә каралган иде. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Нурия Гайнуллова кабул иткән эшләрнең өчесе дә югары бәя алды. Буа ветеринария техникумының 1 курс студенты Исмәгыйлев Илфат Искәндәр улы беренче урында. Ул диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Зур Фролово мәктәбеннән Ханмурзина Нәфисә Сәйдәш кызы 3 урынны яулады. Диплом һәм көмеш алкалар белән бүләкләнде. Лицей-интернаттан Гайсина Алинә Рамил кызы дипломант исеменә лаек булды, диплом, көмеш кулон белән бүләкләнде.
Икенче турга үткән район этабында катнашучыларның барысына да махсус таныклыклар тапшырылачак.