Казанның 18нче шәһәр клиник хастаханәсе якташыбыз Зыятдинов Камил Шагар улы исемен йөртәчәк.

2020 елның 18 декабре, җомга

18-нче номерлы Казан шәһәр хастаханәсе якташыбыз Камил Шагар улы Зыятдинов исемен йөртәчәк. ТР премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда "Ел җитәкчесе-2014" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Камил Шагар улы Зыятдинов 1951 елның 10 июлендә туа. РФ һәм ТР атказанган табибы, югары квалификацияле табиб-оештыручы, сәламәтлек саклау отличнигы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Россия медицина җәмгыяте Президиумы әгъзасы, Халыкара мәгълүматлаштыру Академиясе әгъза-мөхбире, Медицина-Техник Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, Экология академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының элеккеге Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов 1989 елда әлеге хастаханәнең баш табибы булып эшләгән һәм аны төзүгә зур өлеш керткән. Сәламәтлек саклау министрлыгын 1994 елдан 2007 елга кадәр җитәкләгән, шуннан соң Казан дәүләт медицина академиясе ректоры булып эшләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International