Иске Суыксу авылы территориясендә автомобиль трассасы буенда көтеп алынган юл билгесе куелды

2020 елның 18 декабре, җомга

Иске Суыксу авылындагы Ленин һәм Совет урамнары киселешендәге куркыныч участок турында күп тапкырлар яздылар. Транзит йөк автомобильләре, юл читендә туктап, автомобильчеләргә юлны  күрүне томалый иде . Ике ел элек бу урында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте дә  булган. Узган көз сыерны суктырганнар. Хәзер  юл киселешенең ике ягында  юл чатыннан 150 метрдан да ким арада тукталуны тыю турында билге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International