Авылда торак, юллар, коммуникацияләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары: Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча яңа программа кысаларында нәрсәләр тормышка ашырыла алды?

2020 елның 18 декабре, җомга

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында хәбәр итте.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

2020-2025 елларга «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче елы ахырына якынлаша һәм аны гамәлгә ашыруга инде нәтиҗә ясарга мөмкин.

«Безнең эшнең өстенлекләреннән берсе-гражданнарның, шул исәптән авылда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү. Дәүләт программасы бу бурычларны хәл итүгә комплекслы якын килү белән бик тә туры килде», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 3 090,7 млн. сум акча тотылган, шул исәптән федераль бюджет — 1 336,1 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджеты — 1 038,8 млн. сум, җирле бюджетлар акчасы — 40,3 млн. сум, бюджеттан тыш чаралар — 675,5 млн. сум. Дәүләт программасын финанслау күләме буенча, агымдагы елда Татарстан Республикасы ил буенча лидерлар өчлегенә керә.

Дәүләт программасында 9 чара каралган, шуларның 8ендә республика катнашты.

Гражданнарның торак шартларын яхшырту чаралары 21,8 мең кв.м торак файдалануга тапшырырга һәм 315 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Акчалар АПК һәм авылның социаль өлкәсе хезмәткәрләренә авыл җирендә торак төзү һәм сатып алу өчен бүлеп бирелгән. Бюджет акчалары хисабына-70 %, гражданнар акчасы хисабына — 30 %. Биредә Балтач, Яшел Үзән, Саба, Сарман, Кукмара районнары актив катнашты

Найм килешүләре буенча бирелә торган торак төзелеше буенча финанс ярдәме күрсәтү ел ахырына 7,1 мең кв.м торак файдалануга тапшырырга һәм 100 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Авыл ипотекасы»  программасы авыл халкына ярдәм итүнең тагын бер яңа һәм нәтиҗәле инструменты булды. Агымдагы елда старт алып, авыл ипотекасы халык тарафыннан уңай кабул ителде, бу бик күп гаризалар белән бәйле. Аның механизмы РФ гражданнарына авыл территорияләрендә һәм авыл агломерацияләрендә торак төзү һәм сатып алу өчен 3% ка кадәр 3 млн. сумга кадәр ташламалы ипотека кредитлары бирүне күздә тота.

Татарстан башка субъектлар арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча лидер төбәкләр арасына керде һәм 1300дән артык гаиләне торак сатып алу һәм төзү өчен акча белән тәэмин итте. Бирелгән кредитларның гомуми күләме 3 млрд. сум тәшкил иткән. 1400дән артык гаилә торак сатып ала яки төзи алды. Кредитлауның гомуми суммасы 3,2 млрд. сум тәшкил итте.

Дәүләт программасы кысаларында – инженерлык инфраструктурасы үстерелде һәм төзелде.

«Авыл территорияләрен төзекләндерү» дәүләт программасы социаль әһәмиятле юнәлештә, аның кысаларында 500 дән артык проект гамәлгә ашырылган.

– ял итү зоналарын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү-283 берәмлек.,

- тротуарлар һәм җәяүлеләр юллары-70 берәмлек.,

- каты коммуналь калдыклар мәйданчыклары-57 берәмлек.,

- яктырту-79 берәмлек.;

— Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлләрне торгызу һәм ремонтлау-54 берәмлек.

Дәүләт программасына кертелгән мөһим юнәлешләрнең берсе-авыл торак пунктларын тоташтыручы автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү. Бу республиканың 6 торак пунктын 15,6 км озынлыктагы юллар белән тоташтырырга мөмкинлек бирде.

Дәүләт программасының тагын бер яңа, зур юнәлеше - «Авыл территорияләренең заманча йөзе» ведомство максатчан программасы, ул социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын (мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары) һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзүне һәм капиталь ремонтлауны күздә тота. Агымдагы елда Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе буенча 2 объект (чистарту корылмалары һәм канализация челтәрләре) кертелгән. Проект гади генә булмаган, эш барышында аны эшләп бетерергә туры килгән, әмма республика Президенты Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән проектка төзәтмәләр кертелгән һәм ел ахырына кадәр акча үзләштереләчәк һәм объект файдалануга тапшырылачак.

Марат Җәббаров муниципаль районнар, авыл җирлекләре бюджетлары, аларның керем өлеше, нигездә, авыл территорияләренең үсеш дәрәҗәсенә, халыкның эшлекле активлыгына бәйле, дип искәртте. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлыкларына инициативалы гражданнарны табу, министрлык программаларында катнашу һәм документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Үз чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы барлык авыл халкы исеменнән республика Президентына әлеге дәүләт программасына күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International