Буа районы балалар хәрәкәтенең 40 активисты 20 декабрьдә Казан циркында булып кайттылар. Мондый искиткеч, яңа ел бүләгенә балалар укуда һәм шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында үзләренең уңышлары белән лаек булдылар. Циркка юлламаларны һәм балаларга якты хис-тойгыларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов бүләк итте.
Сәяхәт укучыларның барлык өметләрен аклады! Аларга яңа ел җәнлекләр циркы бик ошады. Алар сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр алдылар. Балаларны шатландырыгыз, бүләкләр тапшырыгыз, шул чакта дөнья тагын да матуррак һәм бәхетлерәк булачак!