Казанда узган Җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында якташыбыз Павел Тимряков ике тапкыр пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Ярышларның беренче көнендә, 19 декабрьдә, ул 400 метр дистанциядә иң яхшысы булды. Павел Дмитрий Мостяков җитәкчелегендә шөгыльләнә. Икесе дә Ырыңгы авылыннан.
Җиңел атлетны котлыйбыз һәм алдагы стартларда уңышлар телибез.