Буа-КВН рәсми лигасы чемпионы!

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Буаның «Ингеборга Дапкунайте» КВН командасы Киров шәһәрендә Нократ рәсми лигасы чемпионы булды. Сезондагы катлаулы юлны узып, финалда команда максималь балл җыеп җиңү яулады! Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - «Ингеборга Дапкунайте» Буа. 2 урын - "Ике N шәһәре" -Түбән Новгород. 3 урын-    " Фишка " – Вологда. Уенда  шулай ук түбәндәге командалар катнашты:                     "Универсиада Авылы " Казаннан, Санкт-Петербургтан" Ремарк романнары", Интадан  "Никита салатик ярата", Владимир шәһәреннән "Крышка", Сыктывкардан “Ыджыд Гаджет"  командалары. Моның белән генә яшь буалыларның җиңүләре тәмамланмый, инде 21 декабрьдә үк “Республика” лигасы финалына редактор караулары башлана. «Ингеборга Дапкунайте» КВН командасы Буа муниципаль районы башлыгы Камартдинов Ранис Рафис улына команданың барлык башлангычларында да ярдәм итүе өчен зур рәхмәт белдерә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International