Район башлыгы Радмирның хыялын тормышка ашырды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

17 декабрьдә "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия ирекле акциясе узды. Анда катнашучылар-балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр иде. Алар үзләренең иң якты хыялларын елкажеланий.рф.  проекты федераль сайтына юллады. Безнең республикадан гына да бу 400 дән артык хыялый. Хыяллар чыршысы  ТР Дәүләт Советы бинасында урнашкан иде. Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов акциядә катнашты һәм Радмир Фәйзуллинның хыялын үтәде.

Радмирга 11 яшь, ул 5нче гимназиядә укый, баянда уйнарга ярата. Яңа елга Радмир "Lego Technic" алырга хыяллана. Район башлыгы малайга һәм аның гаиләсенә зур бүләк тапшырды. Шулай ук бу көнне Радмирга Кыш Бабай һәм Кар кызы да  кунакка килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International