Президент Указы нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, җиде яшькә кадәрге Татарстанның 380 мең баласы ел ахырына кадәр 5 мең сум күләмендә яңа бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Бер тапкыр бирелә торган акча 2012 елның 18 декабреннән 21 мартына кадәр туган балаларга бирелә.
Түләү элек биш һәм ун мең сумга бирелгән гаризалар нигезендә автомат рәвештә башкарыла. Ә 2020 елның 1 июленнән соң балалары туган гражданнар, счет реквизитларын алыштыручылар, шулай ук өч яки өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр түләү өчен гариза тапшырмаган кешеләр генә гариза язарга туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Пенсия фондының республика клиент хезмәтләрендә яңа түләү өчен гаризалар кабул итү эше оештырылды.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22
Интернет-ресурслар www.pfr.gof.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com