Кичә Казанда «Безнең заман геройлары» республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел 64 кешегә бүләкләр тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, «Безнең заман геройлары» проекты Татарстанда 2013 елдан гамәлгә ашырыла. Премиянең инициаторлары «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистлары республика Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән булды. Быел «Безнең заман геройлары» премиясе кысаларында шулай ук коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле республика халкына ярдәм күрсәткән медицина хезмәткәрләрен һәм волонтерларны бүләкләделәр.
Бүләкләү тантанасы алдыннан «Кечкенә геройлар форумы»узды. Аңа бөтен республикадан кыю гамәлләр кылган балаларны чакырдылар. Алар арасында буалы, күп тапкырлар сугышчан көрәш чемпионы- Данила Смирнов та бар иде. Данил ярдәме белән Буа районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 20 бала шөгыльләнгән «Солнечные САПСАНЯТА» проекты зур үсеш алды. Ә барысы да Данилның «САПСАН» сугышчан сәнгать клубына сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән Софияне алдыра. Һәм үз тренировкасыннан соң ул кыз белән шөгыльләнә башлый. Бу физик үсештә зур алга китешкә ирешергә мөмкинлек бирде. София Логинова паракаратэ буенча ярышларда өч тапкыр катнашты, призер һәм җиңүче булды.
Шулай ук «Солнечные САПСАНЯТА» проекты быел ТР Яшьләр министрлыгыннан грант ярдәме алды. «Безнең проект Татарстанның башка районнарында һәм Россиядә дә популяр булыр дип өметләнәм», - ди Данила.
Героебызны котлыйбыз һәм аңа яңа уңышлар телибез!