Кыш-кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул кырыс һәм карлы булса. Салкыннан һәм ачлыктан канатлылар күпләп үлә. Кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен, "Йолдызкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләр белән берлектә кошлар өчен җимлекләр-кечкенә ашханәләр әзерләделәр . Балалар бакчасы хезмәткәрләре «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән экологик акция үткәрделәр, балалар бакчасы мәйданчыкларына һәм Наратлыкта җимлекләр элделәр.