Яңа ел алдыннан Буа интернат-йортына якташлар кайтып китте

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Ел саен Яңа ел алдыннан Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты кадерле кунакларны кабул итә. Аларга якташлар кайта. Казан шәһәрендә Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин зур гаиләне котладылар һәм Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.

Район башлыгы Ранис Камартдинов социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, аларга исәнлек-саулык  теләде, шулай ук шашка өстәлләре сатып алуга бүләк сертификаты тапшырды.

Буа якташлыгы җәмгыяте президенты Ирек Закиров интернат-йортта яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады. Агымдагы елда пандемия аркасында интернат-йортта яшәүчеләргә баллы бүләкләр китерергә рөхсәт итмәделәр, әмма якташлар термопотлар сатып алган, стеллажларны яңарттылар. Шулай ук бу очрашуда  Рөстәм Самерхановка "Буа үзәк район хастаханәсе" ДАУЗ өчен медицина җиһазларын сатып алу өчен Рөстәм Сүлтиев ярдәме белән Буа якташлык җәмгыяте исеменнән 10 млн. сумлык сертификат тапшырылды.

Шулай ук традиция буенча якташлык җәмгыяте әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Низамов белән күрештеләр. Кунаклар  Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 25 бәйрәм пакеты сатып алдылар һәм тапшырдылар. Чара ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International