Татарстан Росреестры: «гараж амнистиясе» турында закон проекты Дәүләт Думасында

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Татарстан Росреестры төбәкләрнең башкарма хакимияте органнарына, шул исәптән «гараж амнистиясе» турында закон проектын кабул иткәннән соң, максималь ярдәм күрсәтәчәк.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында гараж амнистиясе турындагы закон проекты карала. Ул Дәүләт Думасы тарафыннан 2021 елның гыйнварында, беренче укылышта каралыр дип көтелә. Росреестр катнашында эшләнгән әлеге закон проекты гараж билгеләнешендәге объектларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләрен җайга салуга ачыклык кертергә тиеш.

Игътибарга

Дәүләт Думасына «гражданнарның үзләре урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларын сатып алу мәсьәләләрен җайга салу максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты кертелде. Росреестр катнашында эшләнгән әлеге закон проекты гараж билгеләнешендәге объектларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләрен җайга салуга ачыклык кертергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лилия Борһанова аңлатканча, закон проектында гражданнарның теләкләре, шулай ук РФ субъектларындагы хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары позицияләре исәпкә алынган. Хәзерге вакытта гражданнар үз гаражларын рәсмиләштерүдә кыенлыклар кичерә һәм еш кына судларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. «Гараж амнистиясе» турындагы закон проекты әлеге мәсьәләне комплекслы хәл итүне тәкъдим итә, бу гражданнарның барлык категорияләренә яңа механизмнан файдаланырга һәм үз гараж объектларына хокукны теркәргә мөмкинлек бирәчәк.

 «Гаражны милеккә рәсмиләштерү өчен гражданнар җирле үзидарә органнарына (шул исәптән КФҮ аша), гараж белән идарә итү фактын раслый торган теләсә кайсы документ кушып, гамәлдәге гараж астында җир бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Участок һәм гаражны теркәү өчен гариза җирле үзидарә органы бирергә тиеш, шул ук вакытта дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми", - дип аңлатты Лилия Борһанова.

Закон проектын язгы сессиядә кабул итү планлаштырыла.

«Гараж амнистиясе » РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гараж билгеләнешендәге объектларга кагыла (31.12.2004). Сүз фундаменты һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Корылмалар бер катлы, торак биналардан башка булырга тиеш. Алар гараж-төзелеш кооперативлары составына керә яки аерым торучы капиталь корылмалар була ала. Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. «Гараж амнистиясе» астына күп катлы йортлар һәм офис комплекслары каршындагы җир асты гаражлары да эләкми. Шулай ук закон проекты капиталь булмаган гаражлар, шул исәптән ташламалы категория гражданнар өчен дә урнаштыруның максималь гади механизмын күздә тота.

Закон проекты белән гражданинның гараж билгеләнешендәге объектка ия булуын раслаучы документлар исемлеге билгеләнә. Аларга гараж кооперативында пай түләү турындагы документ, элек гаражны бүлү турында карар, элек алынган техник инвентарьлаштыру документлары һәм башкалар керә ала.

Регионнарга, үз чиратында, гражданнарга гараж астында җир алу хокукын алырга мөмкинлек бирәчәк документларның өстәмә исемлеген билгеләү буенча вәкаләтләр бирелә. Шулай ук гражданнарның мөмкин булган өстәмә чыгымнарын булдырмау өчен закон проекты белән мондый объектларны кадастр исәбенә алуның гадиләштерелгән тәртибе карала.

 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International