«Татар телен Ак бүре белән өйрәнәбез» мультфильмы балаларны туган тел белән таныштырачак.

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителгән 2021 ел алдыннан Мәскәү татарлары автономиясе һәм  «Татармультфильм» студиясе ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәме белән балаларда татар телен һәм татар мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлтелгән инновацион проект эшләгәннәр.

Анимацион сериал укытуның алдынгы һәм традицион методикаларын, шулай ук заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштерде. Мультфильмның төп герое Ак Бүре һәм аның дуслары балаларны татар сүзләренә һәм өйрәтәчәк, шулай ук күпмилләтле Россия халкыны мәдәниятенең гаҗәеп дөньясына озатучы булачак. Менә инде ике сүз - "ак" һәм "бүре" - сезнең лексик запаста бар. Оештыручылар очраклы гына "Ак бүре" шигарен сайламаган. Чөнки туган тел - ул милли мирас хәзинәсен ачучы һәм буыннар элемтәсен ныгытучы балалар йөрәгенә ачкыч.

Проектны тәкъдим итүдә мәдәният, спорт эшлеклеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, төрле географик субъектлардан татар активистлары катнашачак.

25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татар мәдәни үзәгендә презентациядә катнашучылар һәм онлайн-трансляция тамашачылары Мәскәү татарлары Автономиясе сайтында https://avtonomiya.tatar/akbure/ сылтамасы буенча мультфильмның беренче серияләрен күрә һәм оештыручылардан бүләкләр ала алачак.

Гаиләгез белән карагыз - һәм шул ук көнне балалар белән аралашуда татар сүзләрен һәм гыйбарәләрен куллана башлагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International