“Яшүсмер” клубында Яңа ел уенчыгы ясау буенча мастер-класс узды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Яңа ел-тылсымлылык, елмаюлар һәм бәхет вакыты. Бу бәйрәм һәркем өчен мөһим. Балалар, бәйрәм кәефен тоеп, әкияткә ышана башлыйлар, ә балаларның ихлас соклануы һәм шатлыгы бәйрәмне тагын да тулыландырып, матурлык өстәп торалар.

22 декабрьдә Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Яшүсмер» клубында Яңа ел уенчыгы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чараның максаты балаларны джут җепләреннән эшләнгән аппликациянең яңа төре белән таныштыру иде. Бурычлар: балаларны җептән шар  формалаштырырга; күз үлчәмен, киң фикерләүне, кул моторикасын үстерергә; эшне башкарганда пөхтәлек, иҗади эшчәнлеккә кызыксыну тәрбияләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International