Татарстан Республикасы Пенсия фондына 30 ел!

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

22.12.2020 Россиядә Россия Федерациясе Пенсия фонды төзелү көнен билгеләп үттеләр, ә нәкъ менә оешканнан соң 30 ел үтте!

Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә РФ Пенсия фонды идарәсендә (районара) бу вакыйганы эш киңәшмәсе буларак уздырдылар.

Рәфыйк Җәләлов хөрмәтле хезмәттәшләрен Пенсия фонды юбилее белән котлады, әмма “Бүген тантана уздыру вакыт ытүгел, чөнки идарә хезмәткәрләренең кызу эш вакыты”, - диде.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 6,3%ка арттыру, яшь буенча, туендыручысын югалту, инвалидлык буенча пенсияләр билгеләү һәм түләү, ветераннарга, инвалидларга, геройларга һәм федераль социаль ташламаларга хокукы булган башка гражданнарга социаль түләүләр бирү, ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын бирү башкарыла. Быел РФ президенты В.В.Путин Указы буенча, бөтен аппарат гаиләдә һәр балага 7 яшькә кадәр 5 мең сум тәшкил иткән бер тапкыр түләнә торган түләүдә җәлеп ителгән. Идарә белгечләре яңа елга кадәр президент В.В.Путин вәгъдә иткән һәр гаиләгә түләүләрне табу һәм тапшыру бурычын куйды.

Буа шәһәрендә пенсия фонды идарәсенең эш киңәшмәсендә Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдиновның котлаулары укылды. Традиция буенча иң яхшы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары, дипломнар белән Пенсия фонды хезмәткәрләренең балалары, “Безнең Җиңү” республика рәсем конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.  Дүртенче тапкыр Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан,  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган улы В.В. Андреевны тәрбияләгәне өчен  О.А.Андреевага  адресланган Буа муниципаль районы башлыгы Р.Р. Камартдиновның Рәхмәт хатын аеруча да җылылык белән кабул иттеләр.

Рафик Җәләлов уртак башкарган эшләре өчен һәрберсенә рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең контакт-үзәге

Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22

Интернет-ресурслар www.pfr.gof.ru, sprrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International