Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Буа комплекслы үзәге гаиләсенә һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре районның янгын часте хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең торак урыннарын карап чыгуны оештырдылар. Ведомствоара чараларның төп максаты - әлеге гаиләләрнең яшәү шартларын контрольдә тотуны тәэмин итү һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж уздыру. Шулай ук элек билгеләнгән автономияле янгынга каршы хәбәрчеләрнең эшкә сәләтлелеген планлы тикшерү уздырыла. Ведомствоара төркемгә керүче янгын сүндерү хезмәте хезмәткәре янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрә. Гражданнарга буклетлар һәм "Йортта һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре", "Янгыннан торакны саклагыз!" дигән белешмә тапшырыла.