Җәмәгать сәламәтлеге буенча диктант

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

"Буа медицина училищесы" ДАҺБУ студентлары, укытучылары, хезмәткәрләре Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган "Җәмәгать сәламәтлеге буенча диктант" агарту проектында катнашалар. Проект җәмәгать һәм шәхси сәламәтлек нигезләре белән таныштыра, шулай ук бу өлкәләрдә белем дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирә. Тәкъдим ителгән темаларның актуальлеге күренеп тора: Covid-19, грипп һәм ОРЗ; сәламәт яшәү рәвеше; хроник йогышлы булмаган авырулар; диспансерлаштыру; медицина ярдәмен оештыру. Проектның иң актив катнашучылары дипломнар белән бүләкләнде инде. Акция дәвам итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International