Район территориясендә африка дуңгызлар чумасын йоктыруны булдырмау максатларында репродуктор «Авангард» ҖЧҖ дуңгызчылык комплексында чираттан тыш киңәшмә узды. Әлеге очрашуда комплексның персоналы, җитештерү техникасы һәм инвентарь белән африка чумасын кертмәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Репродукторда ветеринария-санитария чараларын үтәү мәсьәләсе каралды. Очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас районы территориаль бүлеге башлыгы Ф.М. Сафин, "Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе"дәүләт бюджет учреждениесе.башлыгы К.Р. Әхмәтов, комплекс башлыгы А.Ә. Хәсәнов катнашты. Дуңгызларда африка чумасы (лат. Pestis africana suum) Африка бизгәге, Көнчыгыш африка чумасы, Монтгомери авыруы — бизгәк, тире цианозы һәм эчке органнардагы киң геморрагияләр белән характерлана торган югары контагиоз вируслы авыру. Дуңгызларда африка чумасы билгеләре: температура 41,.5–-42 градуска кадәр кискен күтәрелә, лимфоузеллар шешә; аппетит кимү, катнаш азыклардан баш тарту; парезалар, арткы аяк-кулларны параличлау; аш кайнату процессларын бозу (кан катнашмалары булган эперләр, диарея); анемия; авырсынып сулау; тир асты шешәләре, тир асты клетчаткасындагы кан агымнары; хайваннарның кинәт үлүе; пневмония.