23 декабрьдә, Яңа ел алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе «Балаларга шатлык бүләк ит!» «Изгелек кыл» җирле партия проекты кысаларында узган бу акция балаларга бәйрәм кәефе генә түгел, ә авыр тормыш хәлендә калган кечкенә балаларның проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. «Бердәм Россия» аюы җирле бүлекчәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән күп балалы Ләйсән Гайнуллина һәм Анастасия Сироткина гаиләләрендә булды. Балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлап татлы бүләкләр таратты, ә балалар җавап итеп матур шигырьләр сөйләделәр. Партиянең Буа җирле бүлекчәсе Башкарма секретаре Наталья Храмова билгеләп үткәнчә, хәйрия акциясе ел саен үткәрелә һәм күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен яхшы чара булды. Яңа ел чыршылары һәм балалар тамашалары һәр бала тормышында һәрвакыт үзенчәлекле вакыйгалар була, ә игелекле хәйрия эшләре акциясе һәркемгә игътибар күрсәтергә өйрәтә, игелек һәм шатлык китерергә теләк уята.