22-24 декабрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәге территориясендә ТР яшь гражданнарының VIII Форумы уза, аның кысаларында мастер-класслар һәм кызыклы очрашулар үтә. 5 нче Гимназиянең 11 сыйныф укучысы - Кузьмина Полина, балалар хәрәкәте активисты, проект конкурсының читтән торып уздырылган этабында җиңде һәм Форумга чакыру алды, анда "Гаилә һәм мин" проекты тәкъдим ителде. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары - Кондратьева Алла Андреевна һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары - Абдреева Юлия Ивановна да чакырылган иде.