Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Перекресток" юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды Р. З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп базасында ," Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы "ДБУнең Буа шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы С. М. Мурзакова белән берлектә беренче сыйныф укучылары белән "Күренеп тор " акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты: балаларның юл-транспорт имгәнүләрен киметү һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен яктылык кайтаручы элементларны куллануның кирәклеге һәм мөһимлеге турында белемнәрне формалаштыру. Акция барышында С.М. Мурзакова укучыларга җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны йөртүнең файдасы һәм кирәклеге турында сөйләде. Акция ахырында юл хәрәкәте яшь инспекторлар беренче сыйныф укучыларына юлда кагыйдәләрне үтәргә, сак булырга һәм игътибарлы булырга өндәгән яктылык кайтаручы значоклар тараттылар.