Бүген Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясе узачак

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пәнҗешәмбе көнне узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе уздырачак. Чара иртәнге 11 дә башлана һәм YouTube каналында онлайн трансляцияләнәчәк.  ТР Президенты матбугат конференциясе Р.Н. Миңнехановның 2020 ел нәтиҗәләренә багышланган.

Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда Татарстан Президенты 2020 елда Татарстанда узган вакыйгаларга бәя бирәчәк, киләсе елга планнар яңгыраячак. Быел республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу мәйданчыгы итеп ТР Милли китапханәсе сайланды, ул ТАССРның 100 еллыгы елында республика халкы өчен бүләкләрнең берсе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International