Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсе (районара) Россия Банкының эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә пенсия һәм башка социаль түләүләрне «Мир» милли түләү системасы картасына мәҗбүри күчерү срогы 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылуын искә төшерә.
Исегезгә төшерәбез, бу таләпнең пенсия алучы гражданнарга һәм башка түләү системаларының банк карталары счетларына башка социаль түләүләргә катнашы бар.
Әлеге таләп түләүләрне илтеп җиткерү почта элемтәсе бүлекләре аша башкарылганнарга, пенсияләрне китерү белән шөгыльләнүче башка оешмаларга (мәсәлән, кертемнәргә), ягъни банк картасыннан башка, кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге схема буенча китереләчәк.
РПФга счетларның яңа реквизитларын пенсия китерү ысулын сайлау яки китерү ысулын үзгәртү аша тапшырырга мөмкин - электрон рәвештә РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән, КФҮ территориаль органында яки РПФ территориаль органында гариза биреп.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең контакт-үзәге
Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22
Интернет-ресурслар www.pfr.gof.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com