Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Могҗиза көтү бәйрәме. Аны олылар да, балалар да көтә. Балалар өчен - иң озак көтелгән, яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул – Яңа ел. Бәйрәм алдыннан Буа муниципаль районының "Гармония" социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Яңа ел – һәр йортка” гомумроссия акциясендә катнаштылар һәм социаль хезмәтләр алучылар арасыннан балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Буадан 21 гаиләдән 38 бала Яңа ел күчтәнәчләре алды.



