Татарстан Республикасында «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы старт ала

2020 елның 25 декабре, җомга

2020 елның 24 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Кышкы каникуллар» дигән киң күләмле чара узачак. 2020 елның 11 ае эчендә республика юлларында 431 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган һәм 459ы яраланган. Буа районында балалар катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 5се яраланган. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. 2020 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республика юлларында 7 пассажир-бала һәлак булган. Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балаларны ташу кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә игътибардан читтә калмаячак. Алар юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «ата-аналар патруле» һәм гражданнарның инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән профилактик эш алып бару өчен биреләчәк. Шулай ук белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International