Районның мәктәп автобуслары паркы тагын яңарды

2020 елның 25 декабре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль районнары мәгариф учреждениеләре вәкилләренә яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырды. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды, символик ачкыч тапшыру тантанасында республика районнары вәкилләре катнашты.

«Белем бирү оешмаларын модернизацияләү программасы, яңа мәктәпләр төзү, полилингваль комплекслар төзү, мәктәпләрне транспорт белән тәэмин итү һәм мәктәпләргә оптик җепселләр кертү дә — балалар өчен эшләнә. Болар барысы да авыл һәм шәһәр балалары сыйфатлы белем алу мөмкинлегенә ия булсын өчен тормышка ашырыла», — диде Татарстан Президенты үз чыгышында.

Буа районы да дүрт яңа автобус алды. Символик ачкыч тапшыру тантанасында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International