2020 елның 22-24 декабрендә Казанда Татарстан Республикасының VIII Яшь Гражданнары Форумы узды. Форумда 11-17 яшьлек 1000нән артык актив бала һәм яшүсмер катнашты. Форум офлайн форматта да, онлайн форматта да узды. Республика районнарыннан һәм Татарстанның эре балалар иҗтимагый берләшмәләреннән 180 иң актив яшүсмер онлайн форум делегатлары булды, ә 800 дән артык кеше өзлексез белем бирү һәм иҗади программада онлайн режимда катнашты. Форумның кульминациясе- пленар утырыш булды, анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты. Катнашучылар форум кысаларында юнәлешләр буенча эшләнгән иң яхшы идеяләр һәм тәкъдимнәрне тәкъдим иттеләр. «Гаилә һәм мин» проекты белән Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе 11 сыйныф укучысы Полина Кузьмина катнашты. Полина диплом, фирма толстовкасы белән бүләкләнде. Кызына лаеклы тәрбия биргәннәре һәм актив тормыш позициясе өчен Зилә Вәлиева кулыннан Рәхмәт хаты ата - аналар-Людмила Александровна һәм Александр Анатольевич Кузьминнарга да тапшырылды. Полинаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм яңа кызыклы проектлар телибез!