Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә!

2020 елның 25 декабре, җомга

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология үзәге башлыгы Сергей Захаров хәбәр итте. «Төнлә явым-төшемсез. Көндез республиканың көнбатыш районнарында кар көтелә, урыны белән буран. Җил көньяктан, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с га кадәр көчле җил», — дип сөйләде якындагы ял көннәрендә һава торышы турында ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы. Төнлә республиканың кайбер районнарында температура -22гә кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганасы 14 градустан түбән төшмәячәк. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак. Мондый һава торышы якшәмбе көнне дә сакланачак. Юлларда игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International