Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең могҗизалы вакыты җитә. Ничә яшендә булуга карамастан, һәр кеше бу көннәрдә котлаулар һәм игътибар көтә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга аерым игътибар бирәләр. Озак вакытлар изоляциядә булган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм һәм уңай эмоцияләр аеруча мөһим икәнлекне аңлап,, алар яңа ел кәефен бүләк итә һәм бәйрәм атмосферасын тудыра.
Белгечләр онлайн реңимда Яңа ел белән котлыйлар һәм үз карамагындагыларга иминлек, сәламәтлек һәм озын гомер телиләр. Ә бу кешеләргә игътибар һәм бәйрәм рухы бик кирәк, чөнки аларның аралашу даирәсе аз хәрәкәтчәнлек аркасында чикләнгән. Әлеге яңа ел акциясе ярдәмендә алар үзләрен онытылган һәм ялгыз дип санамыйлар, шулай ук бик күп Яңа ел кәефе алалар.