Яшь буалылар Республиканың төп Яңа ел чыршысында катнашты

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген, 25 декабрьдә Казан шәһәренең "Татнефть-Арена"сында Республика чыршысы уза. Балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, ятим балалар, уку отличниклары, олимпиадаларда, ярышларда һәм конкурсларда җиңүчеләр арасыннан Буа делегациясе дә бу яңа ел чарасында катнаша.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Яңа ел әкиятен бөтен республикадан 8000нән артык бала тамаша кылачак. Эпидемиология вәзгыяте уңаеннан, чара өч сменада (12:00,15:00 һәм 18:00) уза, шулай ук ул оффлайн да, онлайн–форматта да үтә. Бәйрәмнең төп темасы- игелек темасы булды – игелекле кешеләр һәм эшләр турында тарих.

Тамашада республиканың төп чыршысында  Минзәләдән «Син-супер! »  шоу катнашучысы Данила Новиков, Ак Барс капитаны Данис Зарипов, шоуменнар Тимур Родригез, Александр Ревва һәм пешекче Константин Ивлев та катнашты.

Программа ахырында һәр яшь тамашачы татлы бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International