Бүген ТР Спорт министрлыгында ТР каратэ федерациясе елына йомгак ясалды. Чарада ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Вафин , ТР каратэ федерациясе җитәкчесе Искәндәр Шаһин, шулай ук спортчылар һәм тренерлар катнашты. Гадәттәгечә йомгак ясауда Хәлил Шәйхетдинов тренерларны котлады. Нәтиҗәле хезмәте һәм 2020 елда Татарстан Республикасында каратэны үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Буа муниципаль районы "Батыр" спорт мәктәбенең каратэ буенча тренеры Хәсәнов Ринат Рифкат улына Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук 2020 елдаТатарстан Республикасы каратэ балалар лигасында җиңүче Р.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәпнең 7 сыйныф укучысы, "Батыр" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Чернеева Камилла Мактау грамотасы һәм кубок белән бүләкләнде